Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә түбәләрне кар һәм бозлавыктан чистартуны контрольдә тоту көчәйтелә

Йорт яны территорияләрен тоту өчен идарәче компания җаваплы.

АМР башлыгы түбәләрдән кар һәм боз җыештыруны күзәтүне көчәйтергә кушты, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Авыл җирлекләре башлыклары түбәләрдән кар төшү куркынычы турында халык белән аңлату эшләрен алып барырга һәм үз территорияләрендә күпфатирлы йортларның торышы мониторингын көчәйтергә тиеш.

Йорт яны территорияләрен тоту өчен идарәче компания җавап бирә, ә фатир хуҗалары үз балконнары өчен җавап бирә.

Кар җыештыруда хокук бозулар турында Районара торак инспекциясенә түбәндәге телефоннар аша хәбәр итәргә мөмкин: 8 (8553) 45-77-76; 8(8553) 45-77-75.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса