Әлмәттә суд банкның кредит буенча бурычлары өчен машинаны алу таләбен хуплады
Бу карар әлегә үз көченә кермәгән.
Гражданин банк белән кредит килешүе төзегән, үз автомобилен залогка калдырган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Берникадәр вакыт ир-ат төп бурычын дөрес түләгән, ләкин аннары процентлар кертми башлаган. Банк бурычлыга кредитны вакытыннан алда ябутурында хәбәрнамә җибәргән һәм акчаларны тулысынча кире кайтаруны таләп иткән, әмма клиент җавап бирмәгән.
Ул вакытта банк 943 345,82 сум күләмендә калган бурычны түләргә һәм суд чыгымнарын компенсацияләргә таләпитеп, судка дәгъва биргән. Өстәмә рәвештә финанс оешмасы залог машинасын сатунысорады.
Суд дәгъва буенча уңай карар кабул итте. Җавап бирүчегә хәзер банкка акча бирергә, шулай ук сатуга китәчә кмашинадан аерылырга туры киләчәк.Бу карар әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia