Әлмәттә полиция хезмәткәрләре рейд барышында 25 легаль булмаган мигрантны ачыклаган
Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән, алтысына илдән мөстәкыйль чыгу билгеләнгән, тагын икесен мәҗбүри куып чыгарачаклар.
Әлмәттә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре төзелешләрнең берсендә рейд үткәрде һәм Россиядә законсыз яшәгән һәм эшләгән 25 чит ил гражданын ачыклады. Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән, алтысына илдән мөстәкыйль чыгу билгеләнгән, тагын икесен мәҗбүри куып чыгарачаклар.
Тикшерү вакытында инде Россия гражданлыгы алган хезмәткәрләрнең берсе полициядән качарга тырышып караган һәм җаваплылыкка тартылган. Эш бирүчегә законсыз рәвештә чит ил эшчеләрен җәлеп иткән өчен зур штраф яный.
Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта Эчке эшләр министрлыгына чит ил хезмәткәрләре өчен һөнәрләр исемлеген раслау вәкаләтләрен тапшыручы закон проектын кабул итте.
Документ Эчке эшләр министрлыгы чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар, вакытлыча яшәүгә рөхсәт ала алачак һөнәрләр исемлеген раслаячак, дип күздә тота. Ведомство шулай ук Россиядә вакытлыча булган чит ил кешеләре аларга эшкә рөхсәт бирелгән төбәктән читтә эшли ала торган очракларны билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia