Әлмәттә көньяк-көнчыгыш студентлар хезмәт отрядларының өченче семестры старт алды
Ул тантаналы шартларда ачылды.
Әлмәттә көньяк-көнчыгыш студентлар хезмәт отрядларының өченче семестрын ачу тантанасы булды. Бу хәрәкәт үсеп килүче буынның үзләрен табу өчен шартлар тудыруга, яшүсмерләрнең иртә һөнәри юнәлеш алуына һәм хезмәт активлыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларын тормышка ашыруга сизелерлек өлеш кертә.
Агымдагы сезонда 500гә якын студентны һәм 550 мәктәп укучысын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын җәлеп итү планлаштырыла. Яшьләр үзләренең осталыкларын һәм талантларын җирле предприятиеләрдә һәм оешмаларда куллана, беренче һөнәри тәҗрибә туплый һәм реаль проектларда шәхси потенциалын үстерә алачаклар.
Ачылу тантанасында катнашучыларга объектларга юлламалар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быел җәй көне Татарстанның көньяк-көнчыгыш студотрядлары медицина һәм төзелештән алып авыл хуҗалыгына, сәнәгатькә, хезмәт күрсәтүгә һәм пассажирлар йөртүгә кадәр төрле өлкәләрдә эшләячәк. Моннан тыш, төбәкара программалар буенча балаларның бер өлеше Камчаткага китәчәк, анда балык эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куячаклар.
Проект Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia