Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә язгы ташуга әзерлек чаралары турында фикер алыштылар

Авыл җирлекләре башлыкларына күперләр һәм плотиналарның торышын шәхси контрольгә алу, шулай ук куркыныч зоналарда даими күзәтү оештыру йөкләнде.

Әлмәт хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр һәмянгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Фикер алышуның төптемасы район территориясендә язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлек булды.

Елгада су басу куркынычын киметү буенча превентив чаралар кысаларында комплекслы эшләр башкарылды: үзәнне чүпләрдән, субасудан һәм агачлардан чистарту, шулай ук күпер корылмаларының үткәрү мөмкинлеген арттыру чаралары.

3 мартка шәһәр һәм район территориясеннән 261 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Дала Зәе елгасында су биеклеге 244 смтәшкил итә. Юл хезмәтләре елга һәм күперләрнең торышынтәүлек буе күзәтеп тора.

Авыл җирлекләре башлыкларына күперләр һәм плотиналарның торышын шәхси контрольгә алу, шулай ук куркыныч зоналарда даими күзәтү оештыру йөкләнде. Юл хезмәтләре су объектларына мониторинг ясауны дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса