Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә яшүсмерләр өчен беренче хезмәт сменасы башланды

Бүген “Шәһәр автомобиль юллары идарәсе” яшь хезмәткәрләренең беренче эш көне. Балалар Ленин урамын чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән арындырдылар.

Эш көненең озынлыгы яшькә бәйле һәм 3-4 сәгать тәшкил итә. Тәртип һәм куркынычсызлык артыннан бригадирлар күзәтә. Эшкә керешер алдыннан һәр яшүсмер белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, Әлмәттә бер меңнән артык яшүсмернең җәйге эшкә урнашуын финанслыйлар. Яшьләрнең һөнәри юнәлешенә һәм мәшгульлегенә юнәлдерелгән «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елда эшләүче мәктәп укучыларына ярдәм итүгә 6,6 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса