Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр

2 август - Россия армиясенең элиталы гаскәрләренең туган көне.

Һава-десант гаскәрләре оешуга 93 ел тулу хөрмәтенә «Мәңгелек ут» мемориалында ил өчен башларын салган хәрбиләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов десантчылар һәм ветераннар адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул барлык катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән котлады һәм һава-десант гаскәрләренең Россия армиясе элитасы булуын ассызыклады.

Шулай ук Әлмәт муниципаль районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, Әлмәт муниципаль районында "Сугышчан туганлык" Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Юрий Максимов, Әлмәт шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин котлауларга кушылдылар. Алар барлык сугышчыларга ныклы сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләделәр, десантчылар, Россия армиясенең башка гаскәрләре кебек үк, безнең дәүләтнең бәйсезлеген яклыйлар, батырлык, чын патриотизм үрнәген күрсәтеп, иң катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән үтиләр, дип билгеләп үттеләр.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса