Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә ГТО тапшыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк

Төгәл адрес дәүләт контракты төзелгәннән соң билгеләнәчәк.

ГТО нормативларын тапшыру өчен яңа мәйданчык Әлмәттә 1 августка кадәр барлыкка киләчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Анда кирәкле җиһазлар урнаштырылачак: турниклар, баррельләр,тоткычлар, гимнастика эскәмияләре, басу һәм пресс күнегүләре өчен платформалар, шулай ук озынлыкка сикерү комплексы. Кайбер снарядлар инвалидлар өчен махсус җайлаштырылган.

Шулай ук мәйданчыклар Азнакай, Актаныш, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә,Чирмешән, Сарман һәм Апас районнарында барлыкка киләчәк. Спорт зоналарын булдыруга 37 млн сум акча тоту планлаштырыла.

Булачак спорт зоналарының төгәл адреслары дәүләт контракты төзелгәннән соң билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса