Әлмәттә ел башыннан 16 билетсыз кешене ачыкладылар
Аларга административ беркетмәләр төзелде.
Әлмәттә ел башыннан 16 билетсыз пассажир теркәлгән. Бу хакта «АТУ» МУП хәбәр итә.
Контроль хезмәте хезмәткәрләре куркынычсызлыкны тәэмин итү идарәсе катнашында даими рәвештә билетларны тикшерә. Бушлай йөргән 16 хокук бозучыны ачыклаганнар инде. Аларга административ беркетмәләр төзелде.
Түләнмәгән билет өчен Штраф 2500 сум тәшкил итә һәм аны 60 көнгә кадәр түләргә кирәк. Әгәр моны эшләмәсәң, эш суд приставларына күчәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia