Әлмәттә бер йортта янгын чыкты
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе ризыкның януы булган.
Әлмәттә Пушкин урамындагы бер йортта янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәч, янгынның кухняда булганы ачыклана. Ут кухня сөлгесен һәм сузылган түшәмне җимерә. Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын тиз арада бетерелә. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе ризыкның януы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia