Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә - бәби-бум

Май аенда Әлмәттә дүрт игезәк туган.

15 майда Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә бишенче игезәкнең тууы теркәлгән.

Рәмис һәм Әдилә Гатиннар гаиләсендә 8 май көнне ике уллары туа. Әдилә өчен бу икенче тапкыр бала табуы. Беренче улы туганнан соң берничә ел үткәч, яшь әни кабат бала тудыру йортына әйләнеп кайта. Гатиннар берьюлы ике яңа гаилә әгъзасы булыр дип уйламаганнар.

«Без, әлбәттә, кыз теләдек, ләкин ике малай булды, бу да бик яхшы», – дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Реваль һәм Реналь дип исем кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса