Әлмәтне төзекләндерү кагыйдәләре буенча ачык тыңлаулар үтте
Комиссия кергән тәкъдимнәр һәм кисәтүләр җыелмасын әзерләячәк.
4 июнь көнне Әлмәттә ачык тыңлаулар булды. Анда элмә такталар һәм шәһәребезнең фасадларын бизәү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Фикер алышуда эшмәкәрләр, җирле халык, реклама тармагы вәкилләре катнашты.
Тыңлаулар барышында төрле фикерләр яңгырады. Катнашучыларның төп куркулары элмә такталарны яңа таләпләргә туры китерүгә өстәмә чыгымнар булу ихтималы белән бәйле. Шулай ук рөхсәт ителгән төсләрне чикләү мәсьәләсе дә бәхәсләр тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia