Әлмәткә «Гаилә автобусы» киләчәк: республиканың әйдәүче белгечләреннән бушлай консультацияләр
Әлмәтлеләргә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.
9 июньдә Әлмәттә Татарстан Республикасы өчен яңа "Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!» проекты стар ала. Проект кысаларында Казан шәһәренең әйдәп баручы белгечләре күчмә кабул итү үткәрәчәк һәм республика гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәчәк.
Әлмәтлеләр республика белгечләре белән түбәндәге юнәлешләр буенча бушлай киңәшләшә алачак: репродуктология, гаилә психологиясе, балалар психологиясе, гаилә хокукы, медиация.
Белгечләр катлаулы тормыш хәлләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәкләр һәм һөнәри киңәшләр бирәчәкләр.
Моннан тыш, гражданнар өчен социаль фонд һәм социаль яклау органнары вәкилләренә дәүләт ярдәме чаралары мәсьәләләре буенча кабул итүгә язылу мөмкинлеге каралган.
Чара «Нур» психологик ярдәм үзәгендә, Әлмәт шәһәре, Таһиров урамы, 1 йорт адресы буенча узачак.
Республика кунаклары эшләрен 10:30да башлыйлар. Белгечләр тарафыннан индивидуаль консультацияләр сәгать 12:00дән.
Кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла. Урыннар саны чикләнгән.
Шәхси консультацияләргә язылу өчен телефон: 8 (8553) 22-15-22 (Әлмәт шәһәре, ЗАГС идарәсе).
Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Оештыручылар Әлмәт халкын Татарстанның әйдәп баручы белгечләреннән квалификацияле ярдәм алырга һәм югары дәрәҗәдәге һөнәр ияләренә сораулар бирергә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia