Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт пенсионерларын инновацион җиһазлар ярдәмендә бушлай күнегүләргә чакыралар

Катнашу өчен табибтан сәламәтлеге турында белешмә кирәк.

Әлмәттә "Актив озын гомер үзәге" эшли, дип хәбәр итә АМР башлыгының матбугат хезмәте. Ул "Иске Элмет" мәдәният сараенда урнашкан. Үзәкнең бурычы - өлкәннәргә актив һәм сәламәт озын гомер бирү.

Тренировка бөтенләй куркынычсыз була: пневматик тренажерлар буыннарны һәм арканы йөкләрдән саклый. Һәр катнашучыга сәламәтлек күрсәткечләрен күзәтүче һәм күнегүләр программасын аерым җайлаштыручы беләзек бирелә.

Үзәккә 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар килә ала. Күнегүләр бушлай, ләкин катнашу өчен табибның сәламәтлеге турында белешмәсе кирәк.

Үзәк эшчәнлеге "Гаилә" милли проектының һәм "Актив озын гомер" региональ программасының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса