Әллә ниләр әйтердәй булам да... Кем эшләми – ул яхшырак ашый...
Физик эштән куркалар, ялкау бүген балалар. Сәбәпчеләре без үзебез түгелме?
Быел кар мулдан булды. Мондый кышлар без кечкенә чакларда ешрак була иде кебек. Әбинең ишек алды кар белән тулган. Үзе генә яшәгәнлектән, яуган бөтен карны урамга чагарып бетерә алмый шул. Мондый эшләрне барың бергә эшләгәндә күңелле дә, эш тә тизрәк, җиңелрәк эшләнә. Без дә өчәү: хатыным, мин, әби - урамга кар ташыйбыз. «Бабакай менә болай итеп өя иде без кечкенә чакта, әнкәй, хәтерлисеңме?». Хатыным шулай үзләренең бала чакта әби-бабайлары белән эшләгәнне эчке бер җылылык, сагыну белән искә алды. Ә мин исә, шул мизгелдә, үземнең әби-бабайны, әти-әнине искә төшердем. Әбинең ничек итеп себерке бәйләргә өйрәткәнен, ерак бабай белән урманга сарыкларга себерке әзерләргә барганны, икәү утын кискәнне. Әйе никадәр рәхәт мизгелләр. Никадәр якынлык, эшкә өйрәтү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Сүздән эш аерылмаган вакыт.
Кызык, хәзерге балалар әби-бабаларын нәрсә дип искә алырлар икән? Бүген әби-бабай оныкларыннан, оныклар исә әби-бабайдан ерак тора. Күбрәк «онлайн» мөнәсәбәттә яшиләр бугай. Балага беркем эш кушмый, эшкә өйрәтми. Әби-бабай нәрсәдер өйрәтергә тырышса, әти-әни үзенең «алтын тишектән» төшкән кадерлесен саклап, аны кызганып тизрәк ял итәргә җибәрә. Аннан, дөресен генә әйткәндә, әби-бабайларның үзләренең дә онык белән мәшәкатьләнәселәре килеп тормый. Тиз генә үзләре эшләп куялар да телефонга ябышалар. Эшкә өйрәтү бит ул рәхәт нәрсә түгел. Аңа сабырлык кирәк, эшнең тәмен, рәхәтен тоярга. Аны әкрен-әкрен, акыл, зирәклек, тапкырлык белән төшендерергә. Безгә исә бу эшләр тиз генә, җайлы гына булсын. Әби-бабай булуны күпләр оныкларына акча бирү белән чиклиләр. Моны бүгенге блогерлар да бик яхшы рекламалый, пропаганда ясый. Кайсы гына роликны карама, оныклары килә башласа әби-бабай каядыр чыгып качу ягын карый. Әйе, бу шаяру, юмор, ләкин бу мәгънәсез, тозсыз юмор. Файдасыз. Хәтта көләсе дә килми.
Бик күп тапшырулар, рекламалар да җиңел юл белән, эшләмичә баю серләрен өйрәтүгә корылган. Шулай итеп без үзебез кырыгалдарлар тәрбиялибез түгелме? Эшләмичә генә ашап ятасы килгән сорыкортларны? Бүген һәр районның хакимиятендә ике-өч карак, депутат дип аталучы халык яклаучылары шундый тәрбия-рекламалар «җимеше» түгелме икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia