Алимент түләмәгән әлмәтлене төрмә көтә
34 яшьлек ир үз баласына 500 мең сум алимент тиеш.
Суд карары нигезендә ул баласына хезмәт хакының күпмедер өлешен биреп барырга тиеш булган. Әмма моны эшләмәгән. Кара хезмәт хакы алып төзелештә эшләгән ирне эзләп тапканнар.
Хәзер бу ваемсыз атага карата җинаять эше ачканнар. Аны бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа