Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алданган өлешчеләр фатирлы булачак

Кешеләр тарафыннан кертелгән өлешләр буенча төзелүче "сакаллы" объектлар республика җитәкчелеге контроленә алынган.

Безнең калабызда да тәмамланмаган бер күпфатирлы торак йорт исәпләнә. Бу уңайдан даими рәвештә видеоконференция режимында киңәшмәләр уздырыла. Чәршәмбе көнне үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков Президент тарафыннан проблемалы объектлардагы төзелешләрне 2013 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамлау бурычы куелуын хәбәр итте. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов Премьер-министрга Нефтьчеләр урамындагы 11 нче йортта алып барылган төзелеш эшләрен бәян итте. Төзү-монтаж эшләрен тәмамлау буенча подряд оешмалары билгеләнгән, проект оешмасы объектны тикшергән һәм башка эшләр башкарылган. Әлеге торак йортны ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса