Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларны авырлыклар куркытмый

Картиналар галереясында тагын бер күркәм фотокүргәзмә ачылды. Бу юлы әлмәтлеләр, шәһәребез кунаклары игътибарына полициядә хезмәттә булган күркәм, кыю хатын-кызларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде.

Гүзәл затларыбыз эшләмәгән тармак юктыр, мөгаен. Алар производствода да, төзелештә дә, нефть табуда да, башка җаваплы, зур көч, сабырлык таләп итә торган урыннарда да ирләр белән иңгә-иң торып хезмәт куя. Хокук тәртибе сагында да тора хатын-кызларыбыз. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында алар булмаган бер генә служба да юк. 90 нчы елларга кадәр шәхси составта хатын-кызларның саны әллә ни күп булмый. Бүген исә курку белмәс гүзәл затлар хокук тәртибен саклаучыларның биштән берен алып тора. Сорау алу, тикшерү һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә дә хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкара алар. Балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр арасында да күпчелек хатын-кыз. Кар-яңгырлар, челлә дә куркыта алмый әлеге кыю затларны. Шулай булмаса патруль-пост службасында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясендә хезмәт куяр идеме икән алар?! Һәрбер ир-ат башкара алмаган эксперт-криминалист вазифасын да үти хатын-кызлар. Шәһәрдә уздырыла торган бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка үтми. Милиция, хәзер инде полиция киеменнән булган хатын-кызлар һәрвакыт уяулык күрсәтеп, җәмәгатьчелек һәм хокук тәртибен сизгер саклап бәйрәмнәрнең тыныч, матур узуын тәэмин итә.

Күргәзмәгә куелган фотолар полиция хезмәтен сайлаган хатын-кызларның тормыш-мәшәкатьләрен, эшчәнлекләрен чагылдыра. Фотосурәтлар арасында элекке чорда, шул исәптән 70-80 нче елларда эшләгән хезмәткәрләрнең дә рәсеме бар иде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы Светлана Касыймова форсаттан файдаланып, ветераннарны онытмауларын, кайгыртучанлык күрсәтүләрен, аларга тагын да авырга туры килүен, бүгенге кебек эш шартлары булмавын билгеләп үтте.

Эчке эшләр органнарына эшкә килүчеләр төрле шартларда хезмәт итүгә, командировкаларга әзер булырга тиеш. Хатын-кыз хезмәткәрләр арасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр байтак. Мисал өчен, узган ел Олеся Акимова республиканың иң яхшы тикшерүчесе булып танылган. Гүзәл затлар спортта да сынатмый, киресенчә, бу өлкәдә дә мактанырлык уңышлар күзәтелә.

Фотокүргәзмәгә ветераннар да, хокук сагында бүген торучылар да, полиция сыйныфларында белем алучы кызлар да чакырылган иде. Аларның һәрберсенә язның иң матур чәчкәсе булган лаләләр өләшенде. Картиналар галереясында булучылар бәйрәм рухы, күтәренке күңел белән таралышты.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250