Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алабугада барлык мәктәпләрне махсус видеокүзәтү системасы белән җиһазларга җыеналар

Алабугада барлык мәктәпләрне махсус видеокүзәтү системасы белән җиһазларга җыеналар. Бала мәктәпкә килмәгән очракта, система үзеннән-үзе ата-анага SMS хәбәр сала.

Мондый җайланма шәһәрнең 4 мәктәбенә куелган инде, дип хәбәр итә "Алабуга нуры" газетасы.
Аны калган 7 мәктәпкә урнаштыру шәһәр бюджетына 2 миллион 250 мең сумга төшәчәк.
- Урнаштыру чыгымнарын шәһәр күтәрә, әмма SMS хәбәр өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк. Бу хезмәт айга 50 сум, - ди шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов.
Алабугада күптән түгел булган куркыныч җинаятьтән зыян күргән кыз укыган 4 нче гимназиядә дә әлеге система урнаштырылган булган. Әмма балаларның әти-әниләре хәбәр җибәреп тору хезмәтеннән баш тарткан булган.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса