Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак халатлылар – мәңгелек солдатлар"

Яшьләр үзәгендә медицина хезмәткәрләрен багышлау тантанасында башкарылган җырда шундый сүзләр бар. Кеше дөньяга беренче аваз салганчы һәм соңгы сулышынача аның гомере сагында ак халатлы шәфкать ияләре тора.

Әлеге һөнәрне сайлау - кешеләр алдында да, үз алдыңда да гаять җитди җаваплылык. Йокысыз төннәр, авыруны җиңү шатлыгы, хаталардан күңел кителү кебек кичерешләргә әзер булганнар сайлый бу юлны. Юкка гына тармак ветераны Люция Шакирова: "Медицина хезмәткәре гаять үзенчәлекле кеше. Ул чит кешеләрнең авыруын тоя, үзенеке кебек кабул итәргә сәләтле", - дип искәртмәде. Ягъни медиклар югары профессионаллар булудан гайре кешелеклелек сыйфатларына да бай булырга тиеш. Быел шундый 38 егет һәм кыз Әлмәт хастаханәләренә эшкә килде. Шуларның 7 се табиб. Тыныч тормышта профессиональ ант бирүчеләр бары медицина хезмәткәрләре генә. Яшьләр үзәгендәге багышлауда яшь медиклар да: "Пациентның сәламәтлеге минем өчен иң кыйммәтле бүләк", - дип Гиппократ антын яңгыратты.
Мактаулы һөнәр сайлаган һәм хәзер инде тулы хокуклы коллегага әйләнгән медикларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин да мөрәҗәгать итте. Ул табиб исемен горур йөртерлек, профессиональ үсеш өчен шартлар тудырылуы турында билгеләп үтте. Атап әйткәндә, матди-техник базаның камилләшүен, чит итлләрдә стажировка үтү мөмкинлеге булуын ассызыклады.
Ләйләгөл МИНАЕВА

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250