Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак Барслы" Артем Лукоянов әти булды

Кичә "Ак Барс" хоккей командасы һөҗүмчесе, 27 яшьлек Артем Лукоянов гаиләсендә шатлыклы вакыйга - хоккейчының кызы туды.

Әлеге хәбәрне хоккей клубының матбугат хезмәте таратты. "Без ихлас күңелдән бәхетле әти-әнине - Евгения һәм Артемны котлыйбыз, - дип язган клубның рәсми сайтында. - Яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә нык сәламәтлек телибез".

"Ак Барс" өчен быелгы сезон уңышсыз төгәлләнсә дә, Артем Лукоянов яхшы уен күрсәтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, тәүге тапкыр Россия җыелмасы составында да чыгыш ясау бәхетенә иреште. Дөрес, дөнья чемпионатына гына эләгә алмады.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса