Реклама
Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы белән 2013-2014 уку елларында Россия Президенты һәм хөкүмәтенең стипендияләрен алучылар исемлеге расланган.
Ил икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә җавап бирүче белгечләр әзерләүче югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында әлмәтлеләр дә бар. Аларның өчесе дә Әлмәт дәүләт нефть институтының энергетика һәм автоматика факультетында белем ала. V курс студентлары Айдар Гарифуллинга Россия Президенты, Эльвира Газизуллинага һәм III курс студенты Антон Николаевка хөкүмәт стипендияләре билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы