Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаен тапканнар

Бүген күп кенә эчемлек: соклар, минераль сулар, куас һәм башкалар пластмасса шешәләрдә чыгарыла.

Бер яктан караганда алар бик уңайлы, түгелмиләр дә, ватылмыйлар да. Икенче ягына килгәндә, мондый буш савытларны кайда гына күрмисең. Ишегалларына да ташлап китәләр, җәмәгать урыннарында, урамнарда калдыручылар очрый, ә инде кешеләр күпләп ял итә торган урыннар турында әйткән дә юк.

ТОСМС территорияләре буйлап йөргәндә кайбер микрорайоннарда платмасса, алюминий шешәләрне ташлау өчен контейнерлар урнаштырганлыгы күзгә чалынды. Аларны "Экосервис" ААҖ куйган булып чыкты. Әлегә шәһәр буенча 4 контейнер куелган. Предприятие җитәкчелеге аларның санын тагын да арттырырга ниятләвен хәбәр итте. Җыелган икенчел чимал эшкәртүгә китәчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250