Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Аек акыл – зур бәхет

Гасырлар дәвамында кешелекнең үзәгенә үткән афәтләр бар. Эчкечелек – шуларның берсе.

Табиблар эчкечелекне авыр хроник авыру дип билгелиләр, бу чир даими рәвештә озак вакыт алкоголь куллан-ганнан барлыкка килә һәм организмның патологик хәле белән характерлана: гел спирт-лы эчемлекләр кулланасы килеп тору, аны күтәрә алмау һәм шәхес буларак юкка чыгу.

Алкоголь организмга йогынтысы буенча аз-аз гына кулланганда да наркотикка тиң. Моны табиблар һәм алкоголизмны кичергән яки якыннарының эчкечелегеннән интеккән кешеләр яхшы белә. Алкогольдән организмның барлык органнары да зыян күрә. Һәр дүртенче үлем очрагы ничек тә булса алкоголь белән бәйле.

Статистик мәгълүматларга күз салыйк. 100 грамм аракы автомобиль аварияләре булу куркынычын 130 тапкырга арттыра. Ел саен 50000 бала алкоголь тәэсире аркасында барлыкка килгән тайпылышлар белән туа. Гаиләләр таркалуның 50 проценты ир яки хатынның эчүе аркасында. Җинаятьләрнең 35 проценты спиртлы эчемлек тәэсирендә ясала.

Октябрь аенда Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көнен билгеләп узалар. Мондый көннең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан тулысынча баш тартуны пропагандалау, балалар һәм яшьләр арасында алкогольгә бәйлелекне профилактикалау. Шушы максатта Әлмәт җирлегендә аңлату эшләре алып барыла, лекцияләр үткәрелә. Яшьләргә алкогольнең мәкерлеге, эчкечелек аркасында килеп чыккан фаҗигаләр турында сөйлиләр. Ата-аналарны алкогольгә каршы тәрбия принциплары белән таныштыралар, чөнки балалар, мәҗлесләрдә өлкәннәрнең ничек эчүен күрә һәм еш кына беренче чәркәне әтиләре кулыннан ала. Психологлар, наркологлар, педагоглар белән очрашулар оештырыла, алар бу афәткә ничек каршы торырга өйрәтә.

Табиблар билгеләп узганча, спиртлы эчемлекләр куллануга бәйле начар нәтиҗәләрне мондый төркемнәргә бүләргә мөмкин: физик сәламәтлекне югалту, күрү сәләте начарлану, бавыр циррозы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, алкоголь психозы, эпилепсия, онкология – авыруларның тулы булмаган исемлеге; шәхес деградациясе: хәтер начараю, интеллект кимү, эш сәләтен югалту, тормыштан ямь тапмау; социаль элемтәләрне югалту: эшне, дусларны югалту, гаиләне җимерү; җинаять кылу: исерек хәлдә кеше урлашуга, талауга, кеше үтерүгә бара ала; алкоголик гаилә әгъзаларының тормышын түзеп булмаслык итә, еш кына аның якыннарына һәм туганнарына психологик ярдәм таләп ителә.

Авыруның сәбәпләре нәрсәдә соң? Бу уңайдан психологлар аларның берничәсен мисал итеп китерә. - Каты спиртлы эчемлекләр куллануга төрле сәбәпләр этәрә. Шуларның берсе – бәйлелекнең нәселдән килүе. Гаиләдәге җәнҗаллар яисә эштәге күңелсезлекләр аркасында да еш кына рюмкага үрелә башлыйлар. Тормыштан канәгать булмау, финанс проблемалары, куел-ган максатлар тормышка ашмау, эмоциональ йөкләнеш психологик бушану таләп итә һәм кул шешәгә сузыла. Организм яңадан-яңа дозалар сорый һәм кеше акрынлап эчкечелек сазлыгына бата башлый. Кайберәүләр эш артык күп булу сәбәпле, ә икен-челәре эшсезлек аркасын-да, кемнәрдер ихтыяр көче булмаудан эчә. Эчемлекләр элемтәләрне җайга салуга ярдәм итә һәм хәтта илһамландыруга һәм фикерләүне ачыклауга сәбәпче булып тора дип уйлаучы кешеләр дә бар, - дип саный белгечләр.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса