Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

А-у! Яшьләр, сез кайда?

Иң яхшы ишегалды җыештыручысы, чәчәктә утыручы ишегалды, балкон һәм матур подъездлар бәйгесенә тәкъдим ителгәннәрнең эшләрен карап йөрү 16 һәм 17 июльдә дә дәвам итте.

16 июльдә комиссия УКЖД "Новация" һәм "Альянс" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендәге ишегалларында булды. Ленин урамындагы 58, Җәлил урамындагы 18, Маяковский урамындагы 2 нче йорт ишегаллары һәм башкалар биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы белән әйләнә-тирәдәгеләрне сокландырып аллы-гөлле чәчәктә утыра. Өлкән яшьтәгеләр яшьләргә үрнәк күрсәтеп, түтәлләргә суын да сибә, чәчәген дә карап-тәрбияләп үстерә. Арада бәйгедә берничә ел катнашучылар да очрады. Мәсәлән, Тукай проспектындагы 19 нчы йорт ишегалды. Ул быел тагын да матурлана, чәчәкләргә бай төшкән.

17 июльдә дә берсеннән-берсе уздыра-уздыра ишегалларын чәчәккә күмүче фидакарьләр очрады. Бу ак көнләшүгә ничек шатланмыйсың?! Нәтиҗәдә элек кара җир, тәмәке төпчекләре белән тулып яткан газоннар аллы-гөлле чәчәктә, яшеллектә утыра. Ә кичләрен тирә-якка хуш ис тарала. 8 Март урамындагы 29 нчы йортта яшәүче Әлфинә Мортазина да менә икенче ел инде подъезд каршында чәчәкләр үстерә. "Ирем белән бирегә су ташыйбыз. Бер көн үзебезнең бакчада эшләсәк, икенче көнне монда багышлыйбыз", - диде ул. Алдагы елларда бу матурлыкка зыян салучылар булган. Быел әлегә чәчәк өзүчеләр күренми. Моннан тыш Әлфинә ханым быел йортларыннан читтәрәк тә клумба ясаган.

8 Март урамындагы 6 нчы йорт ишегалды да узып-китеп йөрүчеләрне хуш исләр белән озатып кала. Йортка 2010 елда капиталь ремонт ясалган. Матур фасад, өй тирәсендә чәчәкләр - һәрберсе күзне иркәли. Әлеге йортта гомер кичерүче Дәлия Хәсәншинага 60 яшь. Аның әйтүенчә, башта каршыдагы карт агачларны кискәннәр, аннан җирне казып чәчәкләр утыртканнар. "Башта бу эшкә бик ышанычсыз гына алынган идек. Чәчәкләребез матур булып үсеп киткәч, күңелләр күтәрелде, башка төрлеләрен дә утыртасы килде. Кичен сәгать 10 га кадәр капка төбендә рәхәтләнеп хуш исләргә күмелеп утырабыз", - ди ул да. Чәчәкләр йортның һәр подъезды каршында үсә. Елена Горшкова да гүзәл бакча ясаган. Ишегаллары гына түгел, подъездлары да матур икән бу йортның. Бәйгегә тәкъдим ителгән 1 һәм 2 нче подъезд тәрәзәләренә челтәрләр эленгән, яран һәм башка гөлләр үсә. Әлеге йортта үзләрен чынлап та хуҗа итеп тоючылар яши дигән фикергә килдек без. Чөнки, халык әйтмешли, чын хуҗаның йорты капка төбеннән үк башлана.

Промышленная урамындагы 6 нчы йортның да барлык ягында да чәчәкләр үсә. Аларны пенсионер Анастасия Меренкова карап үстерә икән.

Бу көнне ишегалды җыештыручыларының да эшенә бәя бирелде. Герцен урамындагы 94 нче йорт ишегалдын ("7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) 62 яшьлек Людмила Минеева җыештыра. Үзен бу һөнәргә багышлавына 7 ел вакыт узган. Ул эшен яратуын, физик хезмәтнең сәламәтлекне ныгытуын әйтте. Йортта яшәүчеләр арасында төрлесе очрый: рәхмәт белдерүчеләр дә, тәрәзәдән чүп ыргытучылар да.

Шушы ук урамдагы 82 нче йорт ишегалдын тәртипкә китерүче Татьяна Никитина турында да җитәкчелектән бары тик мактау сүзләре генә яңгырады. Аның бу хезмәттәге стажы - 13 ел. Татьяна көн дә Урсалыдан килеп эшли. Йорт буенча җаваплы Анна Кирдина "7 нче ЖЭУ" җәмгыяте мастеры Альбина Вәлиеваның сүзен куәтләп, "тырыш, игътибарлы, тәртип, чисталык ярата торган" диде ишегалды җыештыручылары хакында. Татьяна Тимофеевна бу вазифасыннан тыш подъезд идәннәре дә юа икән. Ул да чәчәк түтәле ясап, аны да тәрбияләргә вакыт таба.

Бу көнне дә карап йөрүләргә йомгак ясап шундый фикергә килдек: тырышкан кешегә эш табылып тора, үзен чын хуҗа итеп тойганнар яшәгән урыннар бүген гөлбакчаны хәтерләтә. Әлегә ишегалларындагы матурлыкны нигездә пенсионерлар тудырырга тырыша. Башкалар да алар үрнәгенә ияреп, уртак эшкә кушылса, ничек әйбәт булыр иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250