Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшьлек пенсионер 150 мең акчасыннан колак каккан

Хокук саклау органнарының күпсанлы кисәтүләренә карамастан, кешеләр һаман кырыгалдарлар тоткынына эләгә тора.

Чираттагы корбан Казанда яши. 90 яшьлек әбигә билгесез берәү шалтырата да, оныгының җитди авария сәбәпчесе булуын хәбәр итә. Ул эшнең полиция бүлегендә булуын, егеткә җинаять эше кузгатылмас өчен фәлән сум акча түләргә кирәк булуын әйтә. Пенсионер аны-моны уйлап тормыйча 50 мең сум акчасын билгесез затларга биреп тә җибәрә. Соңрак шул ук зат кабат шалтыратып, тагын 100 мең сум сорый. Әби саклык карточкасындагы акчасын алып бирә.Кичкә таба әби оныгы белән күрешкәч, эшнең нидә икәнен аңлый һәм кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса