Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

90 яшьлек әлмәтле марафонда катнаша

Сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча СССР һәм Россия спорт мастеры Василий Матвеев "Татнефть.Әлмәт ярыммарафоны"нда катнашачак.

90 яшьлек Василий Романович 3,5 км араны йөгерергә ниятли. Ул Татарстанның һәм Россиянең күп мәртәбәләр чемпионы, дүрт тапкыр Европа, өч тапкыр дөнья чемпионы булып танылган шәхес. Аның тарафыннан 1949 елдан алып 232 алтын, 49 көмеш һәм 36 бронза медаль яуланган. "Татнефть. Әлмәт ярыммарафоны" 21 августта үтә. Йөгерү нәтиҗәсе буенча анда катнашучы һәркем финишта махсус рюкзак, футболка, промо-рюкзак һәм медаль ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса