9 яшьлек малай әтисен талаучылардан коткарып калган
9 яшьлек малайның батырлыгына шаклар катырлык.
51 яшьлек әтисе белән урамнан кайтып барганда аларның каршыларына 5 исерек ир килеп чыга. Аларның берсе акча сорый башлый. Ата кеше моңа ризалашмагач, алар аны кыйный башлый. Бу вакытта малай кирпеч табып ирләргә яный башлый, бар көченә кычкыра. Исерекләр куркып, алар яныннан китеп бара. Шулай итеп, Чистайның батыр малае әтисен коткарып кала.
Кыйнаучылар кулга алынган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia