Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Россиядә күчмә тартмалар ярдәмендә иганә җыю тыела

5 октябрьдән Россиядә күчмә тартмалар ярдәмендә иганә җыю тыела. «Хәйрия эшчәнлеге һәм волонтерлык турында» Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде.

Һәр шәһәрдә авыру балаларга һәм караучысыз калган өлкәннәргә акча бирергә өндәүче үтә күренмәле тартмалар белән яшьләрне очратырга була.

Аларның эшчәнлеге алга таба рәсми документ белән тыела. Төзәтмәләрдә мондый тартмаларны иганә итү өчен махсус оешмалар оештырган хәйрия чаралары вакытында гына куллану рөхсәт ителүе язылган. Алар хәйрия эшчәнлеген гамәлгә кую документларын тапшыра ала. Стационар тартмалар шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан гына урнаштырылырга мөмкин.

Штраф күләме әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса