Реклама
Бу көнне Әлмәттә шәһәр советы һәм авыл җирлекләре советларына өстәмә сайлаулар үтәчәк.
1 нче "Көнчыгыш" сайлау округында, ягъни РТС, СУ-2, Урсалы бистәсендә 7 меңнән артык сайлаучы депутатлар өчен тавыш бирәчәк. Территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре әйтүенчә, депутатлар бишәү: алар дүрт партия исеменнән тәкъдим ителә, берсе үз-үзен тәкъдим итә.
Шәһәр сайлау участоклары 6 нчы мәктәптә, СУ-2дә өстәл теннисы буенча ДЮСШта, Урсалы мәктәбендә урнашкан.
Сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр узачак. Әлмәттән тыш районда да 8 округ буенча сайлаулар үтәчәк. Түбән Мактама, Аппак, Иске Михайловка, Ямаш, Яңа Кәшер, Новотроицкта яшәүчеләр дә депутатлар сайлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы