Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

8 март котлау

Яз шатлык һәм уңыш китерсен.

Хөрмәтле Әлмәт муниципаль районы хатын-кызлары!
8 Март – яз һәм өметләр бәйрәме белән котлыйм!

    Һәр хатын-кыз тормышны яктырак, дөньяны яхшырак итә ала.

    Сез хезмәтегездә биеклеккә ирешәсез һәм җәмәгать тормышында актив катнашасыз. Күңел юмартлыгыгыз һәм энергиягез аркасында табыннарыбыз мул, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр саклана.

     Хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә, хатыннарына, кызларына һәм туганнарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезнең мәхәббәтегез, тугрылыгыгыз һәм ярдәмегез Ватанны саклаучыларга рух көче бирә һәм Җиңүгә ышанычны арттыра. Һәлак булган батырларның туганнары алдында түбәнчелек белән баш иябез – аларның батырлыгы буыннар хәтерендә мәңге сакланачак.

     Әлмәт районы хатын-кызларына яклаучыларны кайгыртулары өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмегез аларга туган йорт җылысын тоярга мөмкинлек бирә.

     Барлык гаиләләрдә дә һәрчак аңлашу һәм иминлек булсын.

     Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык якты башлангычларда уңышлар телим.

     Яз шатлык һәм уңыш китерсен.    

Бәйрәм белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Гүзәл Хәбетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса