8 март - Әлмәт таңнары газетасы мөхәрриреннән котлаулар
Һәр көнегез бәйрәм кебек үтсен.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Сезнең тормышыгыз бәхетле, якты, күңелегез тыныч, ә елмаюыгыз якыннарыгыз өчен һәрвакыт шатлык чыганагы булсын. Хезмәтегез, мәхәббәтегез һәм игелекле күңелегез көннәребезне яктырта, безнең җәмгыятьне тагын да матур итә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез мәхәббәт, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп һәм һәрчак үзегезне бәхетле хис итү мөмкинлеге телим. Һәр көнегез бәйрәм кебек үтсен, ә күңелегез һәрвакыт яшь һәм дәртле булсын!
Ихтирам белән газетаның баш мөхәррире
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia