Җәмгыять
8 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә.
Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Казанда томан төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә саклана.
Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы да мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 3-8 градус җылы булачак.
30 мартка каршы төндә җепшек кар, пыскак яңгыр ява, томан төшә. Һава температурасы 4 градуска кадәр салкынайта.
http://intertat.ru/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса