Реклама
Бу көннәрдә предприятиеләрдә, идарәләрдә узган елгы эшчәнлеккә исәп-хисап ясау бара. Социаль яклау идарәсе коллективы җыелышында шәһәркүләм проблемалар да күтәрелде, күңелне борчый торган саннар китерелде.
"Тормыш әйбәт, нәрсә телисең шул бар хәзер", дип шөкерана кыла өлкәннәр. Әмма шулай булса да, туганнары тарафыннан артык кашыкка әйләнеп картлар һәм инвалидлар йортына җибәрелүчеләр дә юк түгел. Узган ел 7 әлмәтле шушы язмышка дучар ителгән. Дөрес, өлкәннәр сер бирми, "Безгә биредә уңайлы, ашаталар, юындыралар, медицина ярдәме дә күрсәтәләр", диләр. Бераздан соң гына моңа кадәр торган җирләрен, туганнарын сагынуларын яшермиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+