Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Индивидуаль тәртиптә 7 гаиләнең мөрәҗәгате каралды.

🪖Әлмәттә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Кичә шәһәр прокуратурасы вәкиле җитәкчелегендә ведомствоара киңәшмә узды. Чарада хәрби комиссариат, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк бүлеге хезмәткәрләре, торак бүлеге, мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре белән багланышлар өчен җаваплы белгечләр катнашты.

Очрашу барышында хәбәрсез югалган хәрбиләрнең язмышын билгеләү, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын комплекслы психологик-социаль тернәкләндерүне оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар әлеге юнәлешләр буенча агымдагы эш турында фикер алыштылар һәм төрле ведомстволар тарафыннан ярдәм һәм игътибар таләп ителә торган гаиләләрнең ситуацияләрен карадылар. Индивидуаль тәртиптә 7 гаиләнең мөрәҗәгате каралды.

Очрашу йомгаклары буенча алдагы адымнар билгеләнде һәм өстәмә чаралар планы төзелде. Ведомствоара хезмәттәшлек килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә карарга һәм хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса