Бер атна эчендә Татарстанда янгыннар нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган
Татарстанда янгыннар статистикасы билгеле булды.
Узган атнада Татарстанда 49 янгын булган. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын тугызы җәрәхәтләр алган, җидесен коткарып кала алганнар. Мондый статистиканы ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы игълан итте.
Еш кына бәла-казага гадәттәге гамьсезлек-ятакта тәмәке тарту яки балконнан ташланган тәмәке төпчекләре сәбәп була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гади кагыйдәләрне искә төшерә — тәмәкене су белән сүндерегез һәм һичшиксез өйдә янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз, ул гомерне саклап кала ала.
Бу вакыт эчендә республика сулыкларында һәлакәтләр теркәлмәде. Әмма алга таба да шулай булсын өчен, гидроциклларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим. Аек булмаган хәлдә йөрмәгез, төнлә һәм һәрвакыт коткару жилетын киегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia