Әлмәттә Донбасс фаҗигасе турында фотокүргәзмә ачылачак
Керү теркәлү буенча.
18 августта «Нефтьче» мәдәният сараенда «Террор хроникасы: Донбасс фаҗигасе турында хакыйкать» күргәзмәсе ачыла, ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Экспозиция тыныч халык язмышына һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Тантаналы ачылыш 10:00 сәгатьтә башлана.
Килүчеләр Донбасстагы һәм чик буе төбәкләрендәге вакыйгалар турында дөреслекне сөйләгән сурәтләрне күрәчәк. Күргәзмәгә керү ирекле, алдан язылу өчен телефон: 8 (937) 587-87-77.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia