Музей – чал тарихка тәрәзә
Авыл һәм шул торак пунктта гомер кичергән кешеләрнең тарихын күз карасы кебек кадерләп саклаучы һәм буыннан-буынга тапшырып килүче музейлар районыбызда байтак.
Васильевка авылында булдык
Шушы көннәрдә без Васильевка авыл җирлегендә кунакта булып, кайчандыр шаулап-гөрләп торган мәктәп бинасында урнашкан музейның эшчәнлеге белән танышып кайттык.
Биредә безне әлеге музейны оештыручы, озак еллар Васильевка мәктәбе директоры булып эшләгән Нәсимә Хәйдәр кызы Фадеева каршы алды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә намуслы хезмәте өчен ул Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгән шәхес.

Нәсимә ханым бүген дә тырышып хезмәт куя – хәзерге вакытта ул 2 нче Түбән Мактама мәктәбенең Васильевка филиалын җитәкли. Мәктәп каршында оештырылган музей – тырыш һәм булдыклы шәхеснең күңел җылысын салып, бөртекләп җыйган чиксез зур хезмәте.
Нәсима Фадеева һәр экспонатны белә
Нәсимә Фадеева һәрбер экспонатның тарихын җылы хатирәләр белән искә ала, авыл тормышы, сугыш каһарманнары, фидакарь хезмәт ияләре турында тәмләп, тәфсилләп сөйли.
Тарихи елъязмалардан торак пунктка нигез салынуда Абрам һәм Василий исемле кешеләр өлеш кертүе турында билгеле. Абрамовка һәм Васильевка авыллары турында язмалар байтак. Мәктәп музеенда 1801 елда Самара губернаторының Бөгелмә кантонында урнашу өчен җир бүлеп бирү турындагы Указы нигезендә Абрам Петровка бирелгән документның күчермәсе дә саклана.

Яңа җирләргә ихтыяҗ Минзәлә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Кузайкино авылы янындагы Багряж-Никольск крестьяны Василийны Абрамнан рөхсәт алырга һәм чокырның икенче ягына урнашырга мәҗбүр итә. Шул рәвешле бу авылга Василий хөрмәтенә Васильевка дип исем кушканнар.
Авыл халкы традицион һөнәрләр белән шөгыльләнгән: ирләр чабата үргән, сабаннан, арба тәгәрмәчләреннән алып туку станогына кадәр авыл хуҗалыгына кирәкле эш кораллары ясаганнар. Хатын-кызлар эрләгән, теккән, кул эшләре белән шөгыльләнгән.
Васильевка авылын яңарту 1980 елларда башлана.
1998 елда авыл «чәчәк ата»
«Татнефтегаз» идарәсе ярдәмендә авылда яңа Яшьләр урамы барлыкка килә. Өйләргә газ керә, барлык урамнарга асфальт җәелә, аларның һәркайсына суүткәргеч колонкалар куела. Кибет, АТС өчен биналар төзелә, авыл телефонлаштырыла. Яңа коттеджларның берсен медицина пунктына һәм авыл китапханәсенә бүлеп биргәннәр.

1993 елда Калинин исемендәге колхоз «Татнефтегаз» идарәсенең ярдәмче хуҗалыгына әверелә, бу авыл халкының нефтьчеләр һәм газчылар белән хезмәттәшлеген яңа, сыйфат ягыннан югарырак дәрәҗәгә күтәрә. Авылда яңа мәктәп төзи башлыйлар, тегермән, 20 коттедж, гараж төзиләр.
1998 елда төзелгән мәктәп авылның мәдәни үзәгенә әверелә.
Мәктәп барлык заманча таләпләргә туры килә. 1985 елдан башлап мәктәп директоры булып Нәсимә Хәйдәр кызы Фадеева хезмәт куя. Нәсимә ханым үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен бүген дә хөрмәт белән искә ала.
- Музей тарихы мәктәп тарихы белән тыгыз бәйле. Җирле халыкның – керәшен татарларының, мордва-эрзяларның көнкүреш тарихын, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган экспонатлар аеруча әһәмияткә ия. Васильевка авылы үзенең 278 улын һәм кызын фронтка озаткан. Шуларның 145 е сугыш кырында һәлак булып калган. Алар хөрмәтенә зират кырында һәйкәл куелган. Фронтта катнашучыларның күбесе орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Алар турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз

Каһарманнарның фронттан язган хатлары белән музейда танышырга була. Осипов Михаил Власовичның сугыш кичерешләре язылган көндәлеген бастырып та чыгардык. Күпләр сугыш елларында өлкән лейтенант, капитан, майор, подполковник булганнар, ә Фадеев Петр Прохорович Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданында тарихи Җиңү Парадында катнашты.
2001 елның февралендә безнең музей Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан кунакларны кабул итте. Анда шулай ук Мордовия Республикасыннан, Казан шәһәреннән һәм башка калалардан кунаклар бар иде, - дип искә алды Нәсимә Фадеева.
Музейда Дан орденының тулы кавалеры Алаев Михаил Константиновичка аерым экспозиция бүлеп бирелгән. Авылда аның хөрмәтенә 2009 елда мемориаль такта да куелган. Ул мәктәп бинасы фасадына беркетелгән. Шулай, 63 елдан соң Михаил Константинович авылдашлары һәм туганнары янына герой булып кайта.
Авылдашларының Дан орденының тулы кавалеры булуы, аның сугышчан юлы һәм җирләнгән урыны турында Васильевка авылы халкы нәкъ менә Нәсимә Хәйдәр кызы җитәкчелегендәге «Поиск» түгәрәге әгъзалары эше аша белгәннәр.
Васильевка авылыннан без тирән тәэсирләр алып кайттык.

Районыбызда киң күңелле, ачык йөзле, үзенең гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы белән аерылып торучы шәхесләр булуы күңелгә аеруча үтеп керде. Яңа уку елына аяк баскан чорда Нәсимә ханым Фадеевага һәм аның белән бергә хезмәт куючы барлык фидакарьләргә сәламәтлек һәм игелекле эшләрендә уңышлар теләп каласыбыз килә.
- Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia