Әлмәт хирурглары магнит йоткан баланы коткарды
Кечкенә пациент терелә.
Әлмәттә хирурглар дүрт магнит йоткан өч яшьлек баланы коткарганнар. Детальләр эчәклек эчендә бер-берсенә тартылган, үтә алмаучанлык килеп чыккан һәм стеналар зарарланган.
Балага лапаротомия ясаганнар, чит әйберләрне чыгарганнар һәм эчәклекне теккәннәр. Иң мөһиме-тукымаларның некрозын һәм перитонитны булдырмау мөмкин булды.
- Хәзер бала терелә, аның тормышына берни дә янамый, ә операциядән соңгы чор яхшы уза. Бала инде үзен күпкә яхшырак хис итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia