Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә төзүчеләрне хөрмәтләделәр

Гомер бакый төзүчеләр иң кирәкле, иң соралган һөнәр ияләренең берсе булып калалар Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала.

Гомер бакый төзүчеләр иң кирәкле, иң соралган һөнәр ияләренең берсе булып калалар Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Узган атнада әлеге игелекле һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Чара елдагыча Төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Төзелеш эшләренә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт – нефтьчеләр тудырган кала. Аның барлыкка килү тарихы да нефть тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1952 елны Әлмәт эшчеләр бистәсе статусын алса, 1953 елны ул шәһәр булып таныла. Иң беренче торак йортларны җыелма-щитлы төзелеш материалларын кулланып төзесәләр. Чупай ташыннан салынган беренче ике һәм өч катлы йортлар 1954 елны барлыкка килә. Төзелеш эшләрендә ул елларда күпчелек кул хезмәтен кулланалар. Эш чиксез авыр һәм катлаулы була. Ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да тырышып хезмәт куя.

Атаклы шәхес – 41 нче төзелеш-монтажлау идарәсе ташчысы Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Хәлимә Газизованың, легендар төзүче Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Саттаровның, бригадир Павел Силантьевның исемнәре Әлмәт тарихына алтын хәрефләр белән уеп язылган. Эре панельле йортлар төзелеше башлангычында торган Марсель Галиев кебек шәхесне өлкән буыннар бик яхшы хәтерлиләр. Лаврентий Гоголашвили, Шаген Донгарян, Марат Хөснетдинов, Александр Кононов, Владимир Зиновьев кебек шәхесләрне бүген аеруча хөрмәт белән искә алалар.

  • Менә шулай, гади генә бараклардан башланып киткән Әлмәт бүген дә нефтьчеләрнең ярдәме белән заманча үсеш ала баруын дәвам итә.  Соңгы елларда шәһәрдә яңадан-яңа социаль объектлар барлыкка килүе аеруча куандыра.

 

Әлмәттә төзүчеләрне хөрмәтләделәр
Название

Соңгы биш елда гына да Әлмәт районында 558 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, дистәләгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтланды, сәламәтлек саклау учреждениеләре яңартылды. Фидакарь төзүчеләрнең һәм нефтьчеләрнең тырышлыгы белән иҗтимагый киңлекләр заманча үзгәреш кичерде. Эшләр дәвам итә. Бүген 3 авыл мәктәбендә һәм политехник техникум тулай торагында аш-су блокларын ремонтлау, ике балалар бакчасын төзекләндерү төгәлләнеп килә, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында 5 нче гимназия һәм 2 нче мәктәп ремонтлана, хастаханә шәһәрчеге территориясендәге парк заманча үзгәртелә.  Чупай һәм Сөләй авылларында яңа почта бүлекчәләре төзү дә плпнлаштырылган. Нефтьчеләр ярдәме белән «Светоч» рухи-агарту үзәгенең икенче корпусы төзелә, Шарлавыклы буаларның 7 нче чираты төзекләндерелә, киноконцерт залы төзелә, Ленин урамындагы күперне ремонтлау, ниһаять, төгәлләнә.

  • Төзүчеләрнең данлы хезмәт традицияләре - ул киләчәккә нык ышаныч. Төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, тотрыклылык һәм иминлек теләп калабыз.
  • Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса