Әлмәттә М-4 микрорайонында 2,8 км юлны ремонтлау төгәлләнеп килә
Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла.
Әлмәттә М-4 микрорайонында юлларны төзеп бетерәләр, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Гатауллина, Звездно-Фестивальная һәм Зеленая долина урамнарында яңа өслек барлыкка килде. Бу юллар күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләре аша уза.
- Ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 2,8 километр тәшкил иткән. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла һәм ахырына якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia