Куанычлы мизгелләр бүләк иттеләр
Шәһәребездә Сабантуйлар әле дә дәвам итә.
Узган җомгада шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узды.
Быел Кече Сабантуй үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез бу көчле рухлы кешеләрдән чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.

Күпләре язмыш сынау-ларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Безнең көчле рухлы кешеләребез рес-публика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлар һәм җиңүләр өчен горурланабыз һәм шатланабыз.

Ел да оештырыла торган Сабантуй бәйрәмен инвалидлар аеруча көтеп ала. Бу алар өчен очрашу, аралашу, күңел ачу чарасы гына түгел, үзеңне иҗатта, спортта сынап карау мөмкинлеге дә бит әле. Әлмәт җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 10 меңнән артык кеше яши, аларның 800 дән артыгы – балалар. Алар тулы тормыш белән яшәсен өчен шәһәрдә һәм районда шартлар тудыру өстендә эш алып барылса да, барыбер канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел әле.

Шәһәр урамнарындагы кибетләргә бер күз ташлау гына да җитә - пандуслар кайбер кибетләрдә текә яки тар итеп ясалган, шул рәвешле кирәкле кибеткә инвалидлар кайчак керә алмый кабат борылып китәргә мәҗбүр була. Күп кенә торак йортларда һәм җир асты чыгу юлларында да күзәтелә бу хәл. Җитәкчеләр әлеге кимчелекләрне игътибарда тотсалар, яхшы булыр иде, әлбәттә.
Сабантуйга килгәндә, ул шактый күңелле итеп оештырылган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рамил Закиров сәламләде. Бәйрәм барышында фидакарьләрчә хезмәт куючыларга елдагыча район Советының һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дә узды.

Бәйрәм чарасының мәдәни-күңел ачу программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Гомумән, җыр-биюләрсез Сабантуйны күз алдына китерүе дә кыен инде анысы. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә рәхәтләнеп сәхнә тотты. Спорт ярышлары төрле мастер-класслар белән үрелеп барды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр шахмат-шашка уеннарында һәм спорт чараларында актив катнашып, тагын бер кат үзләренең авырлыклардан курыкмауларын, күңелләре көр булуларын расладылар.
Азакта шуны гына әйтәсе килә - үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу шәхесләрнең тормыштагы авырлыкларын оныттырып тору өчен игелекле гамәлләр кылыйк, хәйрия ярдәме күрсәтик, шатлыклы мизгелләр бүләк итеп, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Фотолар: Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia