Күркәм эшләре үрнәк булырлык
Районыбыз авылларының елдан-ел төзекләнә, матурая баруы куандыра.
Торак пунктларның киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләр булуы икеләтә куанычлы. Җәйге чорда гадәттә юлларны, биналарны төзекләндереп калырга ашыгалар. Әле менә районыбызның иң гүзәл урынында урнашкан Чупай авылында да төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылганы мәгълүм булды.
Авыл кешеләренең бердәмлеге нәтиҗәсендә зиратка вагон сатып алынган. Хәзер суык һава торышы яки яңгыр булганда анда кереп җылынырга, утырып торырга була. Вагон кую авыл халкыннан кергән сәдака, иганә акчаларына башкарылган.
Чупайлылар аерым рәхмәт сүзләрен Ринат Шәвәлиевкә җиткереп калалар. Ул шушы вагонны алып килеп урнаштыру өчен бернинди түләүсез үзенең манипуляторын эшкә җиккән.
Чупайлылар – бердәм, тырыш халык. Нинди генә эшкә алынсалар да, күмәк рәвештә, матур һәм җиренә җиткереп эшли беләләр. Юлларга вак таш җәюдә, чишмә тирәләрен, авыл территориясен чистартуда да бик күп эшләр тормышка
ашырылган. Районыбызның күп кенә торак пунктларына үрнәк булырлык авыл үзенең күрсәткеч баганалары белән дә җәлеп итә. Әлеге баганаларны урнаштыруда Айрат Ибраһимов, Роберт Ризванов, Ралиф Галимов, Рәшид Зиннуров кебек фидакарьләр үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Йомгаклап
Уңган-булган һәм тырыш кешеләргә игелекле гамәлләре өчен рәхмәт-тән башка сүз юк. Мондый шәхесләр булганда авыл гөрләп яши әле. Афәрин.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia