Диңгезчеләр бәйрәм итте
Июль аеның соңгы якшәмбесендә хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп уздылар.
Әлмәт җирлегендә ике меңгә якын запастагы диңгезче гомер кичерә.
Бу көнне алар һәм бүген хезмәт итүче якташларыбыз Россиянең Хәрби-диңгез флотына 330 ел тулу уңаеннан котлаулар кабул итеп алдылар.
Хәрби-диңгез флоты бай тарихка ия. Аның үзенең данлы традицияләре бар. Әлеге батырлык, куркусызлык үрнәкләре белән тулы елъязмада әлмәтлеләрнең дә өлеше зур. Ветераннарның хезмәтен яшьләр дәвам итә. Хәзерге вакытта якташларыбыз Россиянең төрле флотларында үзләренең хәрби бурычларын үти. Кайберләре диңгез пехотасы составында контртеррористик операцияләрдә дә катнашкан.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирәләр
Шунысы игътибарга лаек - флотта хезмәт иткәннәрнең күбесе бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә хезмәт куя. Еллар дәвамында запастагы диңгезчеләрне берләштергән «Фарватер» клубы да эшләп килә. Тантана кысаларында клуб активистларына Әлмәт муниципаль районы Советының һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Россия Хәрби-диңгез флотының 330 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшыру чараның үзенчәлекле мизгеле булды.
Диңгезчеләрне «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Юрий Максимов та кайнар котлады.
– Хәрби-диңгез флоты һәрвакыт Россиянең горурлыгы, аның чикләренең ышанычлы калканы булды. Без Бөек Ватан сугышы елларында диңгездә сугышкан, туган ярларыннан еракта сугышчан бурычларны үтәгән кешеләрне искә алабыз. Бүген дә, безнең моряклар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүләрен дәвам иткәндә, без аларга рухи көч, уңышлар һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар һәм гамәлдәге диңгезчеләр, – диде ул.
Чарада катнашучылар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган моряклар истәлегенә «Мәңгелек ут» янына чәчәкләр салдылар. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Советлар Союзы Герое, данлыклы флотчы Николай Кузнецов истәлегенә куелган бюст кыры да кызыл канәферләргә һәм розаларга күмелде.
Сафларыгыз кимемәсен, бәрәкәтле, имин, матур тормыш телибез сезгә, курку белмәс диңгезчеләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia