Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә һава-десант гаскәрләре бәйрәм итте

Десантчылар һәрвакыт алгы сафта, кыюлык, батырлык үрнәге булып торалар.

Узган шимбәдә бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 96 еллыгын билгеләп үттеләр.

Әлмәт десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп уздылар.

«Зәңгәр беретлар» сафларында хезмәт итүчеләр һәркемдә хөрмәт уята. Әлмәт җирлегендә генә дә биш йөздән артык десантчы гомер кичерә, шуларның алтмыштан артыгы кайнар нокталарда хезмәт иткән. Егетләребез бүген дә алгы сафта – күбесе махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклауда катнаша.

2 август көнне десантчылар үзләренең зәңгәр биретларын һәм хәрби киемнәрен киеп Мәңгелек ут янына җыелдылар, район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган дусларын искә алдылар, Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салдылар. Очрашуны дәвам итеп «зәңгәр беретлар» Советлар Союзы Герое Василий Маргелов истәлегенә куелган һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр, солдат хезмәтен үтәгән чордагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Митингтан соң һава-десант гаскәрләре флаглары беркетелгән автомобильләр колоннасы шәһәр урамнары буйлап узды.

Без дә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-атларны узган бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, десантчылар мәктәбен узган якташларыбызга исәнлек-саулык, имин тормыш теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса