Әлмәттә приставлар рейд вакытында дүрт автомобильне кулга алды
Бурычларны 10 көн эчендә түләргә кирәк.
Әлмәттә суд приставлары һәм дәүләт автоинспекциясе «Юл приставы» системасы ярдәмендә уртак рейд үткәрде. Тикшерү барышында берьюлы дүрт бурычлыны ачыклаганнар, аларның автомобильләре шунда ук кулга алынган. Бу хакта ТР федераль суд приставлары хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Иң зур бурыч «Лада 4×4» хуҗасында булган – 674 мең сум. Машинаны саклауга калдырганнар. Әгәр 10 көн эчендә ул түләмәсә, авто сатуга китәчәк. Шул ук язмыш «ЛАДА Гранта» (422 мең бурыч) һәм «Лада Приора» (90 мең) хуҗаларын да көтә ала.
Машина йөртүчеләрнең берсенә бераз күбрәк бәхет елмайды. Машина чит кешенеке булып чыкты, шуңа күрә аның урынына 58 мең сум бурычы өчен кесә телефонын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia