Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Россия Федерациясе кораллы көчләре тылы көненә багышланган зур бәйрәм узачак

1 августта «Татарстан нефтенә 60 ел» исемендәге шәһәр паркында армия тылы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кунакларны интерактив мәйданчыклар, хәрби техника күргәзмәсе һәм бай концерт программасы көтә.

1 августта әлмәтлеләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре тылы көненә багышланган бәйрәм чарасына чакыралар. 

Бу көнне парк территориясендә тематик мәйданчыклар эшләячәк. Һәркем хәрби хезмәтнең тарихы һәм бүгенгесе белән таныша, кызыклы интерактивларда катнаша һәм гаилә белән файдалы һәм күңелле итеп үткәрә алачак.

Бәйрәм программасы:
🔹 Махсус хәрби операция трофейлары күргәзмәсе;
🔹 «Минем әти — Герой» республика иҗат фестивале;
🔹 Автоматны сүтеп-җыю буенча мәйданчык;
🔹 Тир ату мәйданчыгы;
🔹 Төрле осталык дәресләре (мастер-класслар);
🔹 Интерактив һәм белем бирү мәйданчыклары;
🔹 Гуманитар ярдәм җыю мәйданчыгы;
🔹 Бәйрәм концерты.

Чара 1 августта 14:00 – 17:00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса