Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Өй артымда гөлбакча

23 июль — бакчачылар көне Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары арасында да бакчачылар шактый.

Бүген бакча үстермәгән, андагы эш-мәшәкатьтән үзенә ямь-тәм тапкан, җанына рәхәтлек алганнар әз түгел. Чөнки ул матди чыганак кына түгел, ә җаныбызга рухи ял да бирә. Иҗат кешеләре өчен бигрәк тә. 
Шунысын да искәртеп узыйк, нишләптер кайберәүләр «татарлар элек бакча карамаган, яшелчә-җимеш үстерә белмәгән» дигән ялгыш карашта тора. Югыйсә, археологлар Алтын Урда шәһәрләрендә бакчалар булганын әллә кайчан исбатлады инде.
X гасырда яшәгән фарсы галиме һәм сәяхәтчесе Әбүгали Әхмәд ибне Рустә Исфәһани «Әл-Әгъләк ән-нәфисә» («Кыйммәтле хәзинәләр») китабында Бөек Болгар дәүләтендә бөртекле ашлыклар — бодай, арпа, тары, ясмык, шулай ук яшелчәләр — суган, сарымсак, шалкан, кишер үстерүләрен һәм хәтта русларга аларны сатуларын язып калдырган.
XIII гасыр фарсы шагыйрьләре Җәләледдин Руми, Саади Ширазиларның «Бостан» («Чәчәк бакчасы»), «Гөлстан» поэмалары XVIII–XIX гасырларда Россиядә яшәүче мөселманнар арасында бик популяр булганы да билгеле факт.
Гали Чокрый (1826-1889), мәсәлән, үз бакчасын үстергән, ул шигырьләрен шунда яза торган булган. Шагыйрьнең улы язып калдырган истәлекләрдән күренгәнчә, бу бакчада әдәби түгәрәк җыелышлары еш оештырыла торган булган. Анда балалар да, ир-атлар да, хатын-кызлар да йөргән. Гали Чокрый аларга шигырьләрен укый торган булган.
Чыгышы белән Әлмәт районының Миңлебай авылыннан булган Фатих Кәриминең (1870-1937) әтисе Гыйльман Кәрими XIX–XX гасырлар чигендә Каргалы авылында (хәзерге Ырынбур өлкәсе) алма бакчасы үстергән булган. Ул үзен шул бакчада җирләргә васыять әйтеп калдырган.
Равил Сабыр,
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса