Гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган: Әлмәттә ветеран Әлфия Багманованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Әлмәт үзәк хастаханәсенең күпьеллык хезмәт ветераны Әлфия Багманованың 90 яшьлек юбилеен зур ихтирам белән каршы алдылар. Тантанада катнашучылар аның фидакарь хезмәтен искә төшереп, юбилярга чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм иң изге теләкләрен белдерде.
Әлфия Әхмәтҗан кызы Әлмәт районының Бигәш авылында дөньяга килгән. Аның хезмәт юлы район үзәк хастаханәсе белән тыгыз бәйләнгән: 1961 елдан 1991 елга кадәр ул шунда эшләгән. Бу еллар дәвамында ул үзенең югары һөнәри осталыгы, җаваплылыгы белән хезмәттәшләренә чын үрнәк булып торган.
Бүгенге көндә Әлфия апа зур һәм бердәм гаилә тәрбияләп үстергән. Аның улы, кызы, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Гаилә әгъзалары үзләренең акыллы, кайгыртучан әниләре һәм әбиләре белән чиксез горурлана.
Юбилей көнне юбилярны котларга район үзәк хастаханәсе, ветераннар советы һәм сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре җыелды. Кунакларның җылы сүзләре һәм ихтирамнары Әлфия Әхмәтҗановнаның кешеләр сәламәтлеге өчен кылган изге гамәлләренең онытылмавын, хөрмәткә лаек булуын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia