Әлмәттә юлларны ремонтлыйлар
Эшләр берничә урында алып барыла.
Әлмәттә юлларны ремонтлыйлар
Уңай һава шартлары башлану сәбәпле, шәһәр урам-юл челтәрендә ремонт эшләренең актив фазасы башлана. Хәзерге вакытта эшләр түбәндәге объектларда алып барыла:
Красноармейка микрорайоныннан Нолинка авылына кадәр автомобиль юлы;
- Бигәш урамы (Радищев урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәрге участокта);
- Түбән Мактама бистәсендә Самат Гатауллин урамын ремонтлау;
- Түбән Мактама бистәсендә Спорт урамын ремонтлау.
Ремонт вакытында кайбер участокларда транспорт чаралары хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Юлларны сезонлы ремонтлау-шәһәр инфраструктурасын яхшыртуда мөһим этап, ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да зур игътибар таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia